Башкортстанда сөт тапшыручылар төбәкара юлны ябарга мөмкин

Башкортстанның төньяк-көнчыгышында яшәүче берничә мең кешенең төбәкара юлны ябуы ихтимал. Балакатай, Дыван, Кыйгы, Мәчетле, Салават районнары халкына өч ай дәвамында тапшырган сөт өчен ачка түләнмәгән. Аларның түземлеге чигенә җитеп килә. Бурыч күләме 12 миллион сумнан артып киткән. Сөт җыючылар түләмнәгән акча өчен Мәскәүдәге эшкуарларны гаепли.
Back to Top