Халыкара туган тел көне

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлый. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Кадерле дуслар! Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе сезгә шагыйрьләребезнең туган тел турында иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итә. #ТатарстанГоворитНаРодном #ВолонтерыКультурыРТ
Back to Top