Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировны соңгы юлга озаттылар

Мәрҗани мәчете янында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров белән хушлаштылар. Җырчы кичә 72 яшендә озакка сузылган авырудан соң җан бирде. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Искәндәр Биктаһировның әтисенең исемен белмәвен, аны якын итеп, “Искәндәр абый”, - дип әйтүен сөйләде: “Аның җырлары безнең йөрәгебездә мәңге сакланыр. Мин аның әтисенең исемен дә белмәгән идем, без аны һәрвакыт “Искәндәр абый” дип, якын итеп йөрттек. Мәдәният министрлыгы исеменнән, туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Искәндәр абый, бәхил бул, урының оҗмахта булсын”. Хушлашу мәрасимен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Җырчыны Курган зиратында җирләделәр.
Back to Top