Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап.
Үзем юк дигән булсам да, син миңа кирәк,
Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк.
Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар,
Минем өчен бары тик син бар....