Нәбирә Гыйматдинова Үзем генә беләм 15-17 бүлекләр
.... Май төне аңа «бүләк» калдырды. Аңардан котылырга уйламады да хатын. Ул болай да муеннан гөнаһка баткан, тагын шуңа икенчесен дә китереп өстәргә теләмәде. Аннан битәр, үзе ялварып сорамаган, үзе көтмәгән «бүләк» Сәлимәгә генә аталмаган иде. Әмма хатын кеше тормышын ватарга җыенмый, димәк, «бүләк» мәңгелек сер булып, күнел төпкелендә ятачак иде.
Урман авызыннан таягына атланган убыр кебек җилләнеп Мингайшә карчык килә иде, уйларына күмелгән Сәлимәгә качарга сон иде инде. Бу айларда йортта киң халаттан йөргән хатыннын күлмәге тар иде, гәүдәсенә сыланган иде, ул, кызарып, муенындагы яулыгын аскарак тартты, ләкин корсак өлеше капланмады.
— Әтәчем! — Энәгә җеп саплаган кортканын үткен күзеннән яшерәм димә икән! — Син, күке кызы, көмәнле ләса! Ә мин чирле дип Гафурнын башын катырам тагы.
Менәтерәк әкиятнен азагы!
Атасы кем?!....