“Мин туп типмим, чигү чигәм“
Нурислам Сираҗиев – тел белгече. Ул төрек, гарәп, фарсы һәм башка телләрдән тәрҗеман булып эшли. Соңгы арада татар теленә карата ихтыяҗ артуын әйтә, онлайн рәвештә чит илдәге кешеләрне Тукай теле серләренә төшендерә. Нурисламның телләргә өйрәтү, тәрҗемә хезмәте төп кереме булса, җан азыгы – чигү.
Ул үзлегеннән интернет каналлары аша тамбур, каеп, ука белән чигү кебек ысуллар белән татар бизәкләрен мендәр тышлыкларына, сөлгеләргә, кулъяулыкларга, футболкаларга ясый. Нурислам фикеренчә, татарның чигү осталыгы югалып бара, кулдан ясалган эшләнмәләргә кадер, югары бәя бирү артык сизелми.
Тулырак: