Сугыш чоры балалары Чакмагыш районы Иске Калмаш авылы

Сез, өлкәннәр, беләм, сызланасыз Көзге дымлы җилләр искәндә. Ап-ак чәчләр, ап-ак нурлы йөзләр, Ә яшегез җитмеш-сиксәндә. Далаларда кала салдыгыз сез Болгавыр һәм каһәр елларда. Бишьеллыклар үрен яуладыгыз, Урак, чүкеч тотып кулларга. Яу кырында калган әткәй, абый, Төшегезгә керә бүген дә. Кайгы булып яткан сары яфрак Зираттагы каен төбендә. Ташкын күңел ярдан ашканда да, Алиһәдәй була белдегез. Үзегез дә, бәлки, сизмисездер, Шундый инде менә изге сез. “Оныкларым туен күрдем“, – диеп Төренсәң дә бер көн ефәккә, Ачы юа, кукы кәлҗемәләр, Тәме сеңгән хәтта йөрәккә. Сез, өлкәннәр, беләм, сызланасыз, Дымлы җилләр исә, көн ятим. Шигъри юрган салыйм иңегезгә, Нишлим инде тагын, нишләтим? Сынаган аларны бу дөнья ! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырмаган, шөкер бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья! Ә бит сындырырдай итеп сынаган… Һәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе , Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны- ач калган hәм дә ятим балаларн
Back to Top