ИЛҺАМ ШАКИРОВ - “ЯҢА КАРА УРМАН“

Яңа кара урман Татар халык җыры Урманнарга барсам һич кайта алмыйм, Хәйран калам кошлар тавышына. Ай-һай, дусларым, Атланыйк атка, Сер бирмик ятка Дуслар бар чакта. Үткән дә (узган да) генә (гына) гомерем охшатамын Чылтырап аккан чишмә агышына. Ай-һай, дусларым, Атланыйк атка, Сер бирмик ятка Дуслар бар чакта. Урманнарның, ай, уртасында Төлкө уйный торган үрләр бар. Ай-һай, дусларым, Атланыйк атка, Сер бирмик ятка Дуслар бар чакта. Типсен йөрәк, сүнмәс дәрт — Дәртләнергә якты бллар бар. Ай-һай, дусларым, Атланыйк атка, Сер бирмик ятка Дуслар бар чакта.
Back to Top