Илкүләм проект ярдәмендә Татарстанда 1,7 мең кеше яңа белгечлеккә укыган

2024 елда Татарстанда 1 794 кеше «Россия эше» («Работа России») кадрлар үзәкләрендә яңа белгечлекләргә укып чыкты. Мондый мөмкинлек «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Федераль бюджет исәбенә оештырыла торган белем бирү курсларында гражданнарның аерым категориясе укый ала. Мәсәлән: 50 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге затлар, инвалидлар, эшен югалту янаган хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әниләр һ.б. Бүгенге көндә Татарстанда дүрт кадрлар үзәге эшли. Алар Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Кукмара шәһәрләрендә урнашкан.
Back to Top