Кукмара районы Балыклы авылы чишмәләре.
Чишмәкәем...
Чишмәкәем,
Көнне-төнне агасың,
Юк яныңда сердәшләрең, кая соң?
Нинди сулар эчә язмыш кулыннан,
Сине ташлап киткән авыл баласы?
Чишмәкәем,
Җырлый- җырлый агасың,
Җырлар өчен кайдан көйләр аласың
Суың аша туган туфрак тәмен син,
Сеңдереп лә күңелләргә салгансың.
Чишмәкәем,
Агышыңда-җирнең йөрәк тибеше,
Син авылның истән чыкмас өлеше.
Балыклымның кабатланмас бизәге.
Шунда ахыры җир шарының үзәге.
Чишмәкәем,
Әй ашыгып агасың,
Көннән-айга, айдан- елга чабасың.
Безнең җаннар һәрчак сиңа талпына,
Белә алар синдә дәва табасын.
Чишмәкәем...
Фирдания Нугаева.
.
Авылымда көмеш сулы унлап чишмә ага. Бу чишмә- тешеңне сындырырлык салкын сулы түбән оч чишмәсе, авылдагы барлык чишмәләр кебек үк, тау астыннан агып чыга. Борынгы заманда Исмәгыйль чишмәсе исеме белән йөргән. Ничәмә-ничә гасырлар буе авыл халкын көмеш суы белән сугарып килгән чишмәләребез- авылыбызның Аллаһы тәгалә тарафыннан биргән искиткеч зур байлыгы.