Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 30,8 млн агач үсентесе үстерелгән
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Быел төбәк проекты буенча 2564 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Кирәкле кайбер техникалар сатып алынган. 2025 елда утырту өчен 30,8 млн үсенте үстерелгән. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре урман барлыкка китерүче төп токымнарның 11 590 кг орлыгын җыйган.
Киләсе елда яңартылган «Экологик иминлек» илкүләм проектына старт биреләчәк. Бу уңайдан үзгәрешләр «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектына да кагылачак.