“Азатлык“ активисты Батырхан Әгъзамов 8 тәүлек утырып иреккә чыкты

9 сентябрьдә Казанда пенсия яшен арттыруга каршы митингта тоткарланган Батырхан Әгъзамов 17 сентябрьдә иреккә чыкты. Казанның Карл Маркс урамындагы тоткарлау үзәге янына аны каршы алырга берничә активист килгән иде. Әгъзамов Азатлыкка тоткынлык шартларының “чагыштырмача түзәрлек” булуын белдерде. Әгъзамов Навальный тарафдарлары оештырган чарада ул пенсия мәсьәләсенә багышланган булганга күрә катнашуын әмма бүтән катнашырга җыенмавын белдерде. “Мин милләтчел карашлы” кеше, әмма “пенсия реформасы һәркемгә кагыла”, диде Әгзамов Азатлыкка.
Back to Top