САБАНТУЙ САНДЫГЫ: Йолдыз Шрапова

«Яшь ленинчы», «Сабантуй» газетасы бүгенге көндә «Сабантуй» журналы булып нәшер ителүче басма тарихы зур һәм бик бай. Әлеге тарихны алтын-мәрҗәннәр белән тутырылган сандык дип әйтергә була. Чөнки бүгенге көн язучылары, танылган кешеләр барысы да әлеге басманы алдырып, үзләре шушы битләрдә иҗат итеп үскән укучылар. Ә бу алтыннан да кыйммәтрәк. Шулай итеп без #СабантуйСандыгын барлыйбыз һәм сезнең белән дә бүлешәбез. 29 ел гомерен «Сабантуй» газетасына багышлаган Йолдыз Шәрапова ул эшләгән дәвердәге кызыклы вакыйгалар белән бүлешә. Тормыш иптәше өчен дә Йолдыз апа «Сабантуй» газетасына рәхмәтле.
Back to Top