«Сабантуй» батыры

Мамадышта «Сабантуй» журналы призына балалар арасында көрәш бәйгесе узды. Татарстан Көрәш федерациясе, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Мамадыш хакимияте бергәләшеп оештырган әлеге бәйгедә өч йөзгә якын яшь батыр көч сынашты. Шулар арасыннан төрле үлчәүдә утыз алты җиңүче билгеләнде. Беренче урыннарны Тукай районыннан Илназ Рамазанов, Мамадыштан Раил Хәбибрахманов һәм Рөстәм Ханов, Актаныштан Динис Муллахмәтов һәм Раббани Нургалиев, Әгерҗедән Адел Сабирҗанов, Зәйдән Альберт Сәхәбиев, Норлаттан Ленар Әхмәтшин, Яшел Үзән районыннан Рамзис Заһидуллин яулады. Команда беренчелегендә Мамадыш – 368, Актаныш – 366, Биектау – 320 очко җыйды.
Back to Top