Айдар Ракипов - Телевизионный конкурс “БАШКОРТ ЙЫРЫ“ 2017.

Мин үзем Илеш райо­нының Югары Яркәй авылында туып-үстем. Әтием Рәмзил чыгышы белән Игмәт авылыннан. Әнием яклап картәтием шахтер булган. Аны шахта баскач, гаиләсе Пермь краеннан Илеш районының Дөмәй авылына кайтып төплән­гән. Бүген әтием — Югары Яркәй 4нче мәктәбендә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары, әнием Лида стоматология поликлиникасында өлкән шәфкать туташы. — Чыннан да, безнең тормыш – үзе бер спорт аренасы кебек бит. Спортчылар, үз алдына максатлар куеп, югары үрләргә ирешкән кебек, кешеләр дә үрләр яулый, яңаларын билгели. Миңа бу бик якын, чөнки үем спортсыз тора алмыйм . Кечкенәдән волейбол белән мавыгам. Ә бүген Татарстан эстрадасы йолдызлары белән волейбол ярышларында катнашам. Бу стресс, кие­ренкелектән арынырга ярдәм итә .— Җыр сайлау — зур проблема ул. Бүген хит булдыру берни тормый, тик төпле җырлар сирәк. Ә бит җырчыга зур миссия йөкләтелгән, чөнки кеше­ләр шатлыкта да, кайгыда да җыр тыңлый. Димәк, ул яхшы көе һәм мәгънәле сүзләре белән халыкны тәрбияләргә, зәвыгын формалаштырыр
Back to Top