ПОДКАСТ / Димәк / Нутрициология / Чулпан Мөслихова / Нутрициологи едят фастфуд?

Яңа подкастның чираттагы чыгарылышы! Димәк, бүген без Чулпан Мөслихова белән дөрес туклану һәм нутрициология турында сөйләшәбез. Алтыдан соң ашарга ярамый, диләр. Бу мифмы әки чынлап та шулаймы? Чипсыдан ничек баш тартырга? Ифтар вакытында нәрсә белән авыз ачу файдалырак? Бу һәм башка сорауларга җавапларны яңа подкастта эзләгез! Әлеге «Димәк» дип аталган подкаст кысаларында без төрле һөнәр кешеләрен чакырып, аларга үзәнчелекле, актуаль, кызыклы, бәлки нәкъ менә сез сорарга кыенсынып йөргән сорауларны бирәбез. 0:00 Димәк 0:25 Чулпан Мөслихова – нутрициолог, дөрес туклану буенча белгеч 0:49 Нутрициология ул – нинди фән? 1:09 Кем ул диетолог һәм кем ул нутрициолог? Кайсы белгечкә медицина белеме булу мәҗбүри? 2:23 Бу өлкәдә сез ничә ел? Дөрес туклануның бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетердем, дип уйлыйсызмы? 6:08 Дөрес рацион нинди булырга тиеш? 7:49 Кайсы майлар күбрәк киңәш ителә? 9:26 Алтыдан соң ашарга ярамый, диләр. Бу мифмы яки чынлап та шулаймы? 11:13 Иртәнге, көндезге һәм кичке ашка ниләр ашарга киңәш ителә? 12:45 Авокадо зыянлымы? 13:06 Диеталар: кайсы очракта файдалы, ә кайчан зыянлы? 15:44 Итне нәрсә белән алыштырып була? 17:27 Ризыкта файдалы матдәләрне саклап калу өчен аны ничек әзерләргә? 18:54 Кайсы ризыклардан баш тартырга кирәк? 19:58 Кеше көненә өч литр су эчәргә тиеш, диләр. Кемдер, ике литр, ди... Ничек дөрес? 22:42 Нинди су эчәргә киңәш ителә кайнаган яки кайнамаган сумы? 23:39 Кеше һәр өч сәгать саен ашарга тиеш, диләр. Чынлап та шулай еш ашап торырга кирәкме? 24:50 Нидер ашыйсы килгәндә, нәрсә капкалап куярга киңәш итәсез? 27:30 Чипсыдан ничек баш тартырга? 28:40 Фастфуд ашыйсы килсә, өйдә генә ясап ашарга ярыймы? Зыяны шул ук дәрәжәдә буламы? 31:18 Уразада ашказанына авыр булмаган, әмма көн дәвамында көч хәм энергия белән тээмин итуче нинди ризыклар ашарга киңәш ителә? 33:03 Ифтар вакытында нәрсә белән авыз ачарга? 33:38 Төнлә нәрсә ашап куйсаң була? 35:08 БАДлар зыянлымы? 36:06 Киңәшләр
Back to Top