Икра рецепты

Сез көткән икра яки аджика рецепты калдырып үтәм дускайларым. 3 кг кабачки 4 яки 5 болгар борычы 1/3 ен генә әче борыч (яратсагыз әчене күбрәк салыгыз) 1 стакан тулар тулмас сарымсак (мин ярты стакан гына салам, острый ашамыйбыз) Мясорубкадан үткәрәбез барысын бергә 1 стакан песок 1 стакан тулар тулмас көнбагыш мае 2 аш калагы тоз 480 гр кух мастер томат пастасы салып бер сәгать кайнатабыз. 1/3 стакан 9 процентлы уксус салып тагы 3 минут кайнатып алабыз да парландырылган банкаларга салып ябып куябыз.
Back to Top