Туган кне белн!

Синең өчен... Кояш бүген иртән уянды да Колач җәеп, нурын сирпеде... Синең өчен... Күзләреңнең серен төскә җыеп, Чәчкәләрдән таҗлар үрелде... Синең өчен... Җырчы кошлар зәңгәр күкне гизеп, Баш очыңда бүген әйләнде... Синең өчен... Син елмайгач, шатлыгыннан бүген Болытлардан тамчы сибелде... Синең өчен... Кояш баеганда шәфәкъ нуры Күкне бүген җиргә бәйләде... Синең өчен... Тәрәзәдән үтеп кереп шул нур Шәмдәлдәге шәмгә эленде... Синең өчен... Кыш көнендә аткан бозлы чәчәк Бүген кулларыңда эреде... Синең өчен... Иртә... Көн... Кич... Төн... Бүген... Бар да... Синең өчен... © Ымсынай Юмгалакова
Back to Top