Сөембикә энеләре һәм сеңелләре
Казанның Мәрҗәни мәчетендә 20нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре“ бәйгесе үтте. 1997 елда башланганда ике дистәләп бала катнашса, хәзер 500гә җиткән. “20нче бәйгегә беренче катнашучыларның балалары килде. Төбәкләрдән Ульян, Татарстаннан - балтачлар иң активлары”, диде Азатлыкка оештырчы Әлмирә Әдиятуллина.