Балтач районы мәдрәсәсе шәкертләре

Бүген Балтач районы мәдрәсәсе шәкертләре, “Ярдәм” мәчете һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды эшчәнлеге белән танышырга дип, экскурсиягә килде. Алар монда төрле категория инвалидларны тернәкләндерү, халыкны социаль яклау юнәлешендәге дистәгән проект белән танышып, биредә алып барылган эшчәнлеккә таң калып кайтып китте. Аларны бигрәк тә күрмәүчеләрнең Коръән укырга өйрәнүе нык тәэсирләндерде.
Back to Top