Айгөл Вәлиуллина / Яңа ел кичендә / Шигырь / Стихи на татарском
Татмедиа Junior аккаунтына языл:
TELEGRAM:
TIKTOK:
Яңа ел кичендә рәхәтлек кичерә,
Һәркемнең өметтән йөрәге.
Килер дип куаныч, артыр дип ышаныч,
Ирешер теләкләр бер мәлне.
Яңа ел кичендә, ирек бир хисеңә,
Хыяллар иңләсен дөнясын.
Күңелләр ашкынып, аклыктан ачылып,
Курантлар тавышын тыңласын.
Яңа ел таңында, якты нур сарыла,
Үткәннең очыртып көлләрен.
Бәхетле тормышлар, көтелгән уңышлар.
Кабул ит яңа ел бүләген.
Яңа ел төнендә, тик аклык күңелдә.
Яңа ел бәхеткә чакыра.
Яңа ел төнендә,тормышның күгендә,
Өметле йолдызлар атыла.
Автор – Айгөл Вәлиуллина
Укый – Гөлинә Шәйхи
#tatmediajunior