Җомга хөтбәсе. Иманның артуы һәм кәмеү сәбәбләре.

Исламга тугрылык, Аллаһның кушканнарын үтәүдә тырышлык мәгънәсендәге иман арта һәм көчсезләнергэ мөмкин. Аллаһ каршындагы яңа бурычларын белә барган саен, кешенең бу бурычларга ышануы арта бара. Бу хәл сәхабәләр чорында шәригать иңә килгән чорда булган, сәхабәләр үзләре ышанырга тиешле яңадан-яңа хөкемнәрне акрынлап белә барганнар. Бу хәл безнең көннәрдә дә бар. Мәсәлән, кеше Ислам динен кабул итә, аны өйрәнә гыйлемен арттыра һәм дин нигезләренә ышана башлый. Аның иманы гакыйдә буенча алган белемнәре арткан саен, иманыда арта Моңа нисбәтле рәвештә бөтен мөселманнар да бертигез түгел: “Аллаһ катында иң кадерлегез – (иң бай, иң чибәр, иң асыл нәселле булган ишеләр түгел, Аллаһы Тәгаләнең хәрамнардан соң дәрәҗәдә сакланган) иң тәкъва иясе булганыгыз” (Хуҗурәт, 13).#islam #ислам #единобожие #вагаз #хутба #таухид
Back to Top