СОЧИДАГЫ ТАШЛАНДЫК ФОНТАН

Сочидагы искиткеч матур һәм шул ук вакытта ташландык фонтанга тап булдым! Видеоязмада үзегез күрә һәм таныша аласыз. Су асты патшалыгы итеп эшләнгән. Ничәмә-ничә балык, диңгездә яши торган җан ияләренең сыннары. Алар барысы да төсле вак плитка-мозаикадан эшләнгән. Әмма күбесе кызганыч хәлдә, плиткалары купкан, коелган. Видеоны төшергәч кенә белдем: бу матурлыкның авторы - дөньякүләм атаклы скульптор Зураб Церетели үзе! Исән әле ул. Чаллы шәһәренең Энтузиастлар бульварында атаклы сынчы Илдар Ханов иҗат иткән фонтаннар бар. Алар да вак мозаика, плитка белән тышлап ясалган. Әмма алар да авария хәлендә. Нишләп дәүләт ремонт эшләтми икән андый гаҗәеп, әмма “авыру“ хәлдә булган сәнгать әсәрләренә. Әллә совет чоры һәйкәлләре дөмексен, дип махсус күз йомалармы, әллә кирәкле белгечләр юкмы. Кыскасы, битарафлык. Иманым камил, рәсми органнар акча юклыкка гына сылтар. Совет чорыннан калган әйбергә “совок“ дигән мыскыллы караш яшәп килә. Ә мин моның белән килешмәс идем. Совет чорының да үзгә һәм матур, мәгънәле, бүгенге көндә дә актуаль әйберләре бик күп. Аларны, һичшиксез, сакларга кирәк. Чаллының мозаикалы фонтаннарын туган якка кайткач төшерермен һәм күрсәтермен. Килештекме? ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #сочи #сәяхәтханә #сәяхәт #сэяхэт
Back to Top