Казан, Элвин Грей концерты, тугыз мең тамашачы

1 декабрь Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда билгеле татар-башкорт җырчысы Элвин Грейның зур тамашасы узды. Ул анда килгән тугыз меңләп тамашачыны берничә сәгать кычкырып татарча җырлаты. Азатлыкка үзен башкорт дип яздырачакмын дигән җырчы һәм аның лейблына кергән яшь башкаручылар Татарстан башкаласында татарча-русча гына җырлар башкарды. Башкортча җырлар яңгырамады.
Back to Top