Дамирә Сәетова “Урманнарда йөрдем” җырын башкара

“Урманнарда йөрдем“ Гөлшат Зәйнашева сүзләре Халык көе Урманнарда йөрдем иркен сулап, Бигрәк хуш исле нарат ылысы; Йөрәк яраларын төзәтәдер Күз карашкайларыңның җылысы. Урманнарда йөрдем җәйге таңда, Басылмасмы дип сагыш күңелдә; Төннәрне яктырткан ай шикелле Булсаң иде тормышым күгендә. Урманнарда йөрдем бер ялгызым, Баласын җуйган болан эзеннән; Башларым әйләнеп китте кинәт, Башканы сөям, дигән сүзеңнән.
Back to Top