Казанда элекке прокурор Кафил Әмиров белән хушлаштылар
24 февральдә Казанда Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров белән хушлаштылар. Хушлашу чарасына республика президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика прокуроры Илдус Нәфыйков та килде.
Фәрит Мөхәммәтшин мәрхүмнең үз эшенең остасы булуын искәртте.
“Ул бик зур эш тәҗрибәсе булган профессонал иде. Кафил Фахразиевич Татарстан хокук системын төзүгә өлеш кертте“, диде Мөхәммәтшин.
Тулырак: