Туган ил генәм!

Туган якка кайттым менә Сулар өчен һавасын. Алыштыргысыз бернигә Үз җиреңнең дәвасы! Ялан тәпи йөргән чактан Береккән монда эзләр. Биләүдән тәүге караштан Мөккибән киткән күзләр. Күңелемдә мәңге калган Әнкәм бишек җырлары. Тугаемның кошлар җырын Мәңге тыңлап туймамын! Нинди торышта булса да Һавасы җанга якын! Чишмә суы тәмле чәйдәй Тисә дә тешкә салкын. Әй, авылым, картайма син, Яңарып торсын өйләр! Урам тутырып җырларбыз Яңадан язып көйләр.
Back to Top