Җомга хөтбәсе Аллаһы Тәгаләнең исем һәм сыйфатларына ышану

Аллаһ Тәгалә иң күркәм исемнәргә һәм иң югары сыйфатларга ия. Аллаһка барлык югары сыйфатларга хас һәм шул ук вакытта Ул барлык җитешсезлек сыйфатларыннан пакь. Моның белән Ул барлык мәхлукларыннан аерылып тора, бу сыйфатларга бары тик Ул гына ия. Без Раббыбызны Коръәндә һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәтендә китерелгән сыйфатлары аша беләбез. Раббыбыз Үзен ничек сыйфатлаган һәм Аның Рәсүле ﷺ ничек сыйфатлаган – Аны шулай сыйфатлыйбыз. Аллаһның сыйфатларын, Ул Үзе бу хакта хәбәр иткәнгә ярашлы, тулысынча да, өлешләтә дә кире какмыйча, сүзләрнең мәгънәсен үзгәртмичә, мәхлукларның сыйфатларына охшатмыйча һәм аларныкы белән чагыштырмыйча, «ничек?», «ни рәвешле?» дигән сораулар бирмичә кабул итәбез. Бу җәһәттән без Аллаһ Тәгаләнең шул сүзләрен кагыйдә итеп алабыз: «Аңа (Аллаһка) охшаш [һичкем] һәм һичнәрсә юк. Ул – Ишетүче, Күрүче» («Шура» сүрәсе, 42:11). «Иң күркәм исемнәр – Аллаһныкы. Шулар ярдәмендә Аңа ялварыгыз һәм Аның исемнәрен танымаучыларны калдырыгыз. Кылган эшләре өчен алар, һичшиксез, җәзасын алыр» («Киртәләр» сүрәсе, 7:180).#islam #единобожие #ислам #الإسلام #хутба #вагаз #татарча
Back to Top