Камилә ХАЛИКОВА – Сөйләр идем сиңа тартым көчен... / Татарча шигырь / Поэзия / Стихи на татарском

Сөйләр идем сиңа тартым көчен, Ничек плюс минусны сөйгәнен. Ничек атомнарның бер-берсенә «Син минеке генә» дигәнен. Ачар идем сиңа күң(е)лем бәлки җанны, Алыр идең назны үзеңә, Салкының да, җылың да миңа Карашыңнан ачык сизелә. Ярып бирер идем йөрәгемне, «Ул бит мохтаҗ, кирәк», дисәләр. Алмаштырмас идем хисләремне Хәтта күктән йолдыз бирсәләр. Берни уйламастан чабар идем, Килгән булсаң үзең алдыма. Бер генә өметем – син дә, мин дә, сөю дә, Барысы да күкләр каршында. Сөйләр идем сиңа тартым көчен Ничек плюс минусны сөйгәнен. Ничек атомнарның бер-берсенә, «Син минеке генә» дигәнен. Шагыйрә – Камилә Халикова Оператор һәм монтаж остасы – Рәфис Нуруллин Идея авторы: «Идел» журналы Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top