Классика тарихы // Гомр Бширов Туган ягым яшел бишек

Гомәр Бәширов татар халык иҗатын җыюга, тикшерүгә күп көч куйган язучы. Халык иҗаты әсәрләрен ул бала чактан ук җыя башлап, кырыгынчы еллар ахырында аларны пропагандаларга керешә. «Туган ягым – яшел бишек» повестенда автор үзенә генә хас матур, сәнгатьчә үтемле тел-стиль чаралары ярдәмендә революциягә кадәрге татар авылының, халык тормышының, гореф-гадәтләренең, күркәм традицияләренең тулы бер картинасын күз алдына китереп бастыра. Бүгенге чыгарылышта без әсәрнең төп идеясе, тарихи һәм мәдәни әһәмияте турында сөйләшәбез.
Back to Top