КАНАТ КУЙДЫҢ БЕЗГӘ, “ЯШЬ ЛЕНИНЧЫ!“

18 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында “Яшь ленинчы“ газетасының 100 еллыгы кысаларында әлеге газетаны чыгаруда катнашкан мәрхүм шагыйрьләрне (Хәкимҗан Халиков, Илдар Юзеев, Зөлфәт, Рөстәм Мингалим, Хәйдәр Гайнетдинов, Рифкат Закиров, Мөхәррәм Каюмов, Фәйрүзә Мөслимова, Госман Садә, Нияз Акмал һ.б) искә алу кичәсе узды. Кичәдә быел юбилейлары булган Госман Садә белән Нияз Акмал иҗаты киңрәк яктыртылды.
Back to Top