Исергәп – күңел хәтерендә
Китап “Татнефть” Хәйрия фонды ярдәме белән басылып чыкты
(грант № 6213К / 2024 Благотворительного фонда “Татнефть”)
26 нчы октябрь көнне, Исергәп авыл Мәдәният йортында Зәрия Хәбипованың “Туган авылым Исергәп” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.
Авыл тарихын бик җентекләп өйрәнеп, шундый күләмле, затлы итеп итеп эшләнгән китап язган Зәрия апаны авыл Совете рәисе котлап рәхмәт әйтте.
Район администрациясеннән вәкил рәхмәт хаты тапшырды.
Зәрия апа китап язылу тарихын сөйләп үтте. Әлмәттән килгән дуслары, Зәрия апа җитәкләгән “Туган як” клубы вәкилләре: Шәһит Таипов, Ирек Бәдретдинов, Дамир Таҗи, Минсәгыйть Вәлиуллин, Бөтенроссия иҗтимагый фонды “Татар гаиләсе”нең Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе, әдәби әйдаман Гөлия Замалеева, каләмдәшләре, китапның иганәчесе авылдашыбыз эшмәкәр Ирек Габбасов, язучы, публицист Наил Шәрифуллин, Рәзинә Шараева, сугыш чоры балалары исеменнән Фатыйх ага Вәлиәхмәтов чыгышларында авторның зур хезмәтен киләчәк буынга калдырган олы хәзинә дип билгеләп үттеләр.
Римма Нәгыймова, Фәнзия Шәмсетдинова үзләре язган шигырьләрен укыдылар.
Кичәдә катнашкан кунаклар: Ирек Габбасов – Мәләвез шәһәреннән, эшмәкәр,
Наил Шәрифуллин – авылдашы, язучы, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты,
Фәридә Зыярова – Баулы районы үзәкләштерелгән китапханәләр директоры урынбасары, Камил Шәмсуаров – Исергәп мәчете имам хатыйбының китапта мәкаләләре басылды, фатыйхасын бирде.
Баулы журналисты Ләйсән Сәетгәрәева да фотоларга төшерде.
Чараны бик матур итеп Рәзифә Хәкимова алып барды.
Кичәне оештыручы мәдәният йорты директоры Лилия Талипова, Рәзифә Хәкимова, Фатыйх Вәлиәхмәтов, Руслан Суфиянов башкаруындагы концерт номерлары кичәне тагын да бизәде.